НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының рәхмәтенә лаек булды

27 май, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының рәхмәтенә лаек булды

2024 елның 24 маенда Яшел Үзән районының «Искра–Волга» технопаркы территориясендә Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының Россия эшкуарлыгы көненә багышланган күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашуы узды.

Чара Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре катнашында узды.

Эшлекле очрашу барышында Татарстан бизнес – берләшмәсе вәкилләренең югары технологияле компанияләр тарафыннан ташламалы кредит алу өчен таләпләрне киметү, озын технологик цикллы җитештерүче статусын алу процедурасын гадиләштерү, Россия Федерациясе территориясеннән читтә интеллектуаль милек объектларын саклауга чыгымнарның бер өлешен каплау механизмын кертү, шулай ук традицион бизнес өчен кредитлау һәм партнерлык финанслау мәсьәләләре каралды.

 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләр белән очрашулар чыннан да бик файдалы һәм мәгълүматлы, чөнки алар бизнеска үсешкә комачаулый торган күп кенә проблемаларны билгеләргә мөмкинлек бирә. «Эшмәкәрләргә ярдәм итү мөһим, чөнки алар үзләрен тәэмин итеп кенә калмыйлар, яңа эш урыннары да булдыралар», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Очрашу Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын, шулай ук Дәүләт Думасы Кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында эшмәкәрлек эшчәнлегенә дәүләт ярдәме өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча актив эше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.