НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан эшмәкәрләренә заем рәсмиләштергәндә интеллектуаль милек залогы белән гарантияле ярдәм алу мөмкинлеге ачылды

03 июль, 2024
Татарстан эшмәкәрләренә заем рәсмиләштергәндә интеллектуаль милек залогы белән гарантияле ярдәм алу мөмкинлеге ачылды

Татарстан РеспубликасыИкътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондытарафыннан «Интеллектуаль актив» гарантия продукты эшләнелде, аның кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары интеллектуаль милек гарантиясе белән заем финанслауны рәсмиләштергәндә гарантия ярдәменнән файдалана алалар.

«Интеллектуаль актив» гарантия продукты ярдәмендә республикабызның эшкуарлары һәм үзмәшгуль гражданнары Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фондыннан Татарстан Республикасы Гарантия фондының максималь суммасы 14,25 млн. сум күләмендә булган поручительлеге белән 15 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия.

ТатарстанРеспубликасыГарантияфондыТатарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары заемнары буенча йөкләмә күләменең 95 проценты күләмендә поручительлекләрбирә, шул ук вакытта бирелүче поручительлеккә интеллектуаль милек нәтиҗәсенә (товар билгесе, патент, программа продукты һ.б.) керем китерә яки китерә ала торган аерым хокукларны залог буларак рәсмиләштерә.

Заемны тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә һәм үзмәшгуль гражданнарына караган, бәясе бәйсез бәяләүне үткәрү турында отчет белән расланган һәм поручительлек күләменнән артык булган интеллектуаль милек объектларына хокуклар залог буларак кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтик, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepic.com