НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Казандагы конференциядә Т-Банк белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

25 сентябрь, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Казандагы конференциядә Т-Банк белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

2024 елның 19 сентябрендә Казанда Т – Банк конференциясе үтте, аның кысаларында алдынгы компанияләр вәкилләре бизнесны үстерү, финанслар белән идарә итү һәм тышкы – икътисади эшчәнлек алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов конференцияне уздыру кысаларында Т–Банк вәкиле белән очрашу үткәрде, анда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы эшмәкәрлек берләшмәсенә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле гамәлдәге ташламалы кредитлау федераль программалары, яңа гарантия продуктлары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары турында мәгълүмат ирештерде.

Очрашу азагында оешма вәкилләре бизнес алып бару өчен тигез шартлар тудыру максатыннан республикада эшмәкәрлекне үстерү буенча эшләнгән практикалар белән уртаклашырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды заем финанславын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителмәгән эшмәкәрләр өчен поручитель була.

Тулы консультацияне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.