НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Арча муниципаль районы эшмәкәрләрен ярдәм чаралары белән таныштырды

12 апрель, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Арча муниципаль районы эшмәкәрләрен ярдәм чаралары белән таныштырды

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 11 апрелендә Арча районында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды һәм Электрон сәүдәгә ярдәм итү үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашу узды.

 

Эшлекле очрашу барышында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән Татарстанның экспортка ориентлашкан эшмәкәрләренә федераль һәм республикакүләм ярдәм чаралары, шулай ук электрон сәүдә өлкәсендә бизнеска актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фондын кредитлауның бердәм үзәге башлыгы Светлана Боброва Арча районы эшмәкәрләренә микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган, хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә юлланган МСП субъектлары өчен “СВОга ярдәм” гарантияле яңа продукты турында, Татарстан Республикасының Гарантия фонды тарафыннан ислам финанславы кысаларында Россия ислам университеты тарафыннан эшләнгән «Даман» гарантия продукты, МСП субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары һәм Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге бирелү шартлары турында сөйләде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.