НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа "ДАМАН" финанс продуктының рөхсәт ителүе турында карарын алды

16 февраль, 2024
Татарстан Республикасының Гарантия фонды ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең һәм Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты күчмә утырышының уртак утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшинга Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Улемнәр советының «Даман» поручительлеген бирү буенча яңа финанс продукты рөхсәт ителү турында карарын тапшырды.

Рәсми документны тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

 

«Даман» продукты ярдәмендә Татарстан Республикасы эшмәкәрләре шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алачак.

 

 

Белешмә: Татарстан Республикасы «Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанславы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент уздыру турында» 417 номерлы Федераль закон буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның берсе булып тора.