НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды «TatOilExpo» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды

06 сентябрь, 2023
Татарстан Республикасының Гарантия фонды «TatOilExpo» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 кысаларында оештырылган «TatOilExpo» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды.

2023 елның 31 августыннан 2 сентябренә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 узды, ул Татарстан Республикасында нефть чыгаруның 80 еллыгына багышланган иде. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Форум төбәк дәрәҗәсендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләр һәм җиһазлар кертү, шулай ук идеяләр, перспектив планнар белән алмашу, тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу, сәнәгать һәм бизнес-берләшмәләрнең эшлекле очрашуларын уздыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

 

Форум кысаларында «TatOilExpo» иң эре нефть-газ химиясе күргәзмәләренең берсе узды, анда 180 Россия һәм чит ил экспонентлары үз компанияләренең казанышларын тәкъдим итте. Татарстан һәм Россиянең нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексы өчен җиһазлар җитештерүчеләр нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә Россия Федерациясе нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренең заманча инновацион технологияләрен һәм җиһазларын, шулай ук яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының Гарантия фонды «TatOilExpo» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды һәм Форумда катнашучылар белән берничә консультацион сөйләшүләр уздырды, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары турында, шулай ук кредит, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча КУЭ субъектларына Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары турында сөйләде.

 

 

Белешмә: гарантияле ярдәм алу мөмкинлегенә үз бизнесыңны тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәғүлүмат алырга Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук түбәндәге телефоннар аша мөмкин:+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18