НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россиядә Саклык банкы ислам финанславының беренче офисында булды

23 март, 2023
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россиядә Саклык банкы ислам финанславының беренче офисында булды

2023 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган, директор Рөстәм Мөхәммәтшин йөзендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды эш визиты белән Казанда Саклык банкының ислам финанславы принциплары буенча хезмәтләр күрсәтүдә махсуслашкан офисында булды.

Эшлеклк очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчелеге Идел-Нократ банкы идарәчесе урынбасары Россия Саклык банкы –  «Татарстан банкы» бүлекчәсе Руслан Әхәтов һәм Саклык банкының ислам финанславы офисы җитәкчесе Искәндәр Хәкимов белән берлектә партнерлык банкингы принципларына туры килә торган уртак продукт эшләү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнесны үстерү өчен ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Саклык банкының ислам финанславы офисы Казанда 2022 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Ислам финанславы офисы ваклап сату һәм корпоратив клиентларга да хезмәт күрсәтә. Банк хезмәтләре исемлеге партнерлык финанславы продуктларыннан гыйбарәт: мудараб (активлар белән ышанычлы идарә итү аналогы), хәләл инвестиция инструментлары, сәүдә финанславы, банк гарантиясе, түләү һәм агымдагы счетлар, шулай ук исәп-касса хезмәт күрсәтү һәм башкалар. Казанда Ислам офисы - Россиядә шәригать кагыйдәләре буенча оештырылган һәм рәсмиләштерелгән беренче бүлек, анда мөселманнар Россия законнары таләпләренә һәм шәригать нормаларына туры килә торган банк хезмәтләре алырга мөмкин.

Компанияләр җитәкчелеге шулай ук Татарстан Республикасында булачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумында бергәләп катнашу турында фикер алышты.

Компанияләр җитәкчелеге шулай ук Татарстан Республикасында булачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумында бергәләп катнашу турында фикер алышты.