Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре Сбербанк ачык акционерлык җәмгыятенең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе хезмәткәрләрен оешуга 182 ел тулу белән котладылар.
Бүгенге көндә 1841 елда оештырылган Сбербанк ААҖ финанс базарында лаеклы абруй казанган һәм илебез икътисадын ныгытуга зур өлеш керткән төп кредит оешмаларының берсе булып тора. Яңа технологияләр кулланып күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын киңәйтеп, Сбербанк ААҖ дәүләткә бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итүдә өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре Сбербанк ачык акционерлык җәмгыятенең "Татарстан Банкы" бүлекчәсе җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә үзара уңышлы хезмәттәшлек өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, иминлек, илһам, бетмәс энергия һәм алга таба чәчәк ату теләделәр!