НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Гарантия фонды Менделеевск районы эшмәкәрлекне һәм инвестицияләрне үстерү советының киңәйтелгән утырышында катнашты

04 октябрь, 2023
ТР Гарантия фонды Менделеевск районы эшмәкәрлекне һәм инвестицияләрне үстерү советының киңәйтелгән утырышында катнашты

2023 елның 26 сентябрендә Менделеевск муниципаль районында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлккә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре катнашында Менделеевск муниципаль районы Эшмәкәрлекне һәм инвестицияләрне үстерү советының киңәйтелгән утырышы булды. Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль чаралары турында, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуы белән бәйле сораулар буенча фикер алыштылар.

 

Менделеевск муниципаль районының бизнес-берләшмәсе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, Татарстан Республикасы Гарантия фондының кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча поручительлек бирү шартлары белән танышты, алар турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фондын кредитлау бердәм үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова үз чыгышында ирештерде.

 

Эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, башка спикерлар белән беррәттән, залда утыручы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.