НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау кысаларында эшләнгән «Даман» продукты турында сөйләде

01 апрель, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау кысаларында эшләнгән «Даман» продукты турында сөйләде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Россия ислам университеты белән берлектә эшләнгән яңа «Даман» гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов «Татар – Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында эшли башлаячак партнерлык финанслау буенча яңа финанс продуктларына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

Матбугат конференциясе кысаларында Татарстан Республикасында партнерлык финанслауны үстерү буенча экспериментны гамәлгә ашыру, шәригать контроле, ислам факторингы, республикада ислам финанслау принципларында яңа продуктлар һәм сәүдә системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов хезмәттәшләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондын партнерлык финанслау буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертү турында сөйләде, шулай ук ислам каноннарын тотучы Татарстан эшмәкәрләренә «Даман» продукты буенча поручительлек бирү шартларын әйтте.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.