Чаллы шәһәренең «Гараж–500» автомобиль базары территориясендә янгын нәтиҗәсендә бизнесы зыян күргән эшмәкәрләргә һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды махсус ташламалы продукт – «Гарантия» продуктын эшләде.
Ташламалы продукт кысаларында зыян күргән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар Татарстан Республикасы Гарантия Фондына гарантия бирү рәвешендә 0,1% минималь ставка буенча максималь күләменең 70%-ына гарантияле ярдәм ала алалар.
34 зыян күргән эшмәкәр, Татарстан Республикасы Гарантия фондының гарантияле ярдәме белән, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан бизнесны торгызу өчен 1 процент ташламалы кредит алган инде.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда янгын нәтиҗәсендә 89 кеше зыян күрде, алар арасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр бар.