НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды илкүләм проект кысаларында Тәтеш муниципаль районы сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды

14 март, 2024
Татарстан Республикасының Гарантия фонды илкүләм проект кысаларында Тәтеш муниципаль районы сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды

2024 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе составында Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин делегация белән берлектә полиэтилен торбалар җитештерү белән шөгыльләнүче «Полимер Поволжье» ҖЧҖ предприятиесе эшчәнлеге белән танышты.

 

 

 

«Полимер Поволжье» компаниясе җитештерүне киңәйтүне, җитештерелгән продукция ассортиментын һәм хезмәткәрләр санын арттыруны планлаштыра.

 

 

 

Киләсе объект - 2008 елдан бирле үз эшчәнлеген алып барган «ТТС–16» ҖЧҖ компаниясенең пыяла пакетлары җитештерү предприятиесе булды.

 

 

«ТТС–16» компаниясе хезмәткәрләр санын арттыруны планлаштыра.

 

 

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентларына Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары, сәнәгать парклары резидентлары өчен «Сәнәгать үсеше» ташламалы продукты һәм заем финанслауны рәсмиләштергәндә поручительлек бирү шартлары турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды банклар бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшмәкәрләрнең йөкләмәләре буенча поручительлек бирә.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.