НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды илкүләм проект кысаларында протез–оропедия эшләнмәләре җитештерүдә булды

02 август, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды илкүләм проект кысаларында протез–оропедия эшләнмәләре җитештерүдә булды

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды Казан шәһәренең «Орт – Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясенең протез–ортопедия эшләнмәләре җитештерүендә булды.

«Орт–Профи» заманча протезлау үзәге 2021 елда Казан шәһәрендә компаниянең нигез салучысы һәм протезистлар гаиләсеннән булган Артем Козлов тарафыннан төзелә. Компания оешкан вакытта хезмәткәрләр саны нибары 2 кеше булган.

«Орт–Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясе аскы очлыклар өчен протезлар, умыртка сөяге өчен корсетлар, аскы һәм өске очлыклар өчен каты ортезлар ясау, шулай ук техник тернәкләндерү чараларын, шул исәптән ходункилар, култык таяклары сату белән шөгыльләнә.

 

Протезлау эшләнмәләрен җитештерүдә «Орт-Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясе гипоаллерген материаллар һәм гипс күчермәләре белән 3D–сканлау методларын кулланып, пациентның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнмә ясарга мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр куллана.

 

Үзәк территориясендә индивидуаль протезлау эшләнмәләре җитештерү дә, пациентларны кабул итү дә гамәлгә ашырыла. Белгечләр түләүсез нигездә протез–ортопедия эшләнмәләре әзерләү, Тернәкләндерү программасы буенча документлар рәсмиләштерү һәм Россия Социаль фонды акчалары хисабына протезны түләүсез алу мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә, индивидуаль протез-ортопедия эшләнмәләре һәм реабилитацияләүнең техник чаралары тасвирланган медик–техник комиссия нәтиҗәсен әзерли.

 

«Орт–Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясенең җитештерү күләмнәрен арттыру һәм җитештереп чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү өчен заем финанславы кирәк булды. Заем акчаларын җәлеп итү өчен компаниягә гарантияле ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтте, ул «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында 4 млн сум күләмендә поручитель булды.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән «Орт–Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясе банкта 63 млн сум күләмендә кредит линиясе ача һәм производствоны үстерү өчен үз бинасын сатып алуга акча юнәлтә алды. Якын киләчәктә «Орт–Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясе Казан шәһәрендә халыкка протез-ортопедия эшләнмәләрен сайлап алу һәм әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтү өчен яңа җитештерү корпусы ачарга планлаштыра.

Бүгенге көндә «Орт–Профи» заманча протезлау үзәге «Метиз-Импэкс», «Отто Бокк Сервис», «Доктор Стеклов ортопедиясе» компанияләренең рәсми партнеры һәм тумыштан үзенчәлекле булган һәм төрле типтагы ампутацияле төрле яшьтәге пациентлар өчен ортезлар, корсетлар һәм барлык төр протезларны эре җитештерүче булып тора.

Протезлау вакытында чит шәһәр пациентларына кунакханәдә бушлай яшәү мөмкинлеге бирелә. Казанда кунакханәгә һәм протезлауга бару «Орт–Профи» заманча протезлау үзәгенең хезмәт транспорты белән башкарыла.

Хәзер «Орт–Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясендә 12 тәҗрибәле һәм профессиональ хезмәткәр эшли. Протез–ортопедия тармагында зур эш тәҗрибәсе булган инженер–протезлаучы Евгений Мукаев оешмада оешкан вакыттан бирле диярлек эшли. 30 елдан артык протез кулланучы буларак, Евгений Мукаев протезның нинди булырга тиешлеген ишетеп кенә белеп калмый. Актив тормыш позициясенә ия булып, ул пациентларга эш белән генә түгел, ә тормыш үрнәге белән дә тернәкләнергә ярдәм итә. «Орт–Профи» заманча протезлау үзәгенең барлык белгечләре протез–ортопедия эше өлкәсендә белем алу турында документларга ия һәм, семинарларда һәм укуларда катнашып, үз квалификацияләрен даими рәвештә күтәрәләр.

 

«Орт–Профи» заманча протезлау үзәгендә инде 700 дән артык кеше, шул исәптән Әфганстандагы, Чечнядагы сугыш ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар протезлау узган. Бу Татарстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Россиянең башка бик күп төбәкләре пациентлары.

 

«Орт-Профи» заманча протезлау үзәге» компаниясе планнарында җитештерүне киңәйтү дә, җитештерелә торган продукция ассортиментын арттыру да бар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.