НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ВКС режимында Азнакай районы эшмәкәрләре белән очрашуда катнашты

22 апрель, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ВКС режимында Азнакай районы эшмәкәрләре белән очрашуда катнашты

2024 елның 22 апрелендә Азнакай муниципаль районында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашу узды.

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуы белән бәйле актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Ташламалы кредитлау программалары, яңа гарантияле продуктлар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары, шулай ук район эшмәкәрләрен бердәм кредитлау үзәге хезмәтләре белән Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва таныштырды.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.