НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Гарантия фонды ВКС режимында Татарстанның югары технологияле компанияләре вәкилләре белән очрашуда катнашты

29 март, 2024
ТР Гарантия фонды ВКС режимында Татарстанның югары технологияле компанияләре вәкилләре белән очрашуда катнашты

2024 елның 26 мартында видеоконференцэлемтә режимында югары технологияле компанияләре вәкилләре белән Татарстан Республикасының кластерлы үсеш һәм проект идарәсе үзәге тарафыннан оештырылган очрашу узды. Очрашу спикерлары сыйфатында Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм «МСП Банк» АҖ вәкилләре булды.

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына актуаль ярдәм чаралары, шулай ук Татарстанның югары технологияле компанияләре өчен заем финанслауны рәсмиләштерү шартлары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының ташламалы кредитлау программалары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча поручительлек бирү шартлары, шулай ук Бердәм кредитлау үзәгенең район эшмәкәрләре өчен кредитлау хезмәтләре белән Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.