НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Чүпрәле муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

28 март, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Чүпрәле муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 26 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм  Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм фонды вәкилләре катнашында Чүпрәле районында эшмәкәрлек берләшмәсе белән очрашу узды.

 

Эшлекле очрашу барышында район һәм тулаем республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына актуаль федераль һәм республика ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов үз чыгышында ислам финанславы кысаларында Россия Ислам университеты тарафыннан эшләнгән яңа «Даман» гарантияле продуктын эшләтеп җибәрүгә аерым игътибар бирде, бизнес-берләшмәгә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, лизинг шартнамәләре, банк гарантияләре һәм шартнамәләре буенча Фондның поручительлеге бирү шартлары, Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында эшли торган Бердәм кредитлау үзәге хезмәтләре турында, шулай ук МСП.РФ Цифралы платформасы аша Инвестицион кредитлауга ярдәм үзәгендә гариза калдырып, инвестиция проектларын алып бару һәм структуралаштыруда ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Очрашу ахырында спикерлар залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.