НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды Яр Чаллы шәһәре эшкуарлары белән очрашты

24 март, 2023
Татарстан Республикасының Гарантия фонды Яр Чаллы шәһәре эшкуарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләре белән очрашты.

2023 елның 22 мартында Чаллы шәһәренең «Home office» коворкинг – үзәгендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм фонды вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең актуаль чаралары турында фикер алышу мәсьәләсе буенча эшмәкәрләр белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Гарантия фондын кредитлауның бердәм үзәге башлыгы Илнур Мөтыков эшмшкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлауның гамәлдәге программалары, Татарстан Республикасы Гарантия фондының кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча гарантия бирү шартлары турында, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондын кредитлауның Бердәм үзәге эше һәм хезмәтләре турында сөйләде.

Чыгыштан соң Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле башка спикерлар белән беррәттән залда утыручы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.