НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Яшел Үзән муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

04 октябрь, 2023
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Яшел Үзән муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2023 елның 21 сентябрендә Яшел Үзән муниципаль районының «Яз» индустриаль паркы территориясендә эшмәкәрләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе вәкилләре районның бизнес–берләшмәсен республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән үз продукциясен экспортка юнәлдерелгәннәренә дә, актуаль ярдәм чаралары белән таныштырдылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова эшмәкәрләргә ташламалы кредитлауның гамәлдәге программалары, МСП субъектларына поручительлек бирү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге эше һәм хезмәтләре турында сөйләде.

 

Эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, башка спикерлар белән беррәттән, залда булган сәнәгать парклары резидентларының сорауларына җавап бирде.

 

Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.