НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды республика эшмәкәрләре өчен «Ярдәм - 2024» ташламалы продуктын булдырды

15 гыйнвар, 2024
Татарстан Республикасының Гарантия фонды республика эшмәкәрләре өчен «Ярдәм - 2024» ташламалы продуктын булдырды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәүси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика эшмәкәрләре өчен 0,5 % түләүле минималь ставка белән «Ярдәм - 2024» ташламалы гарантия продуктын булдырды.

Икътисадның барлык тармакларында диярлек эшчәнлек алып баручы республика эшмәкәрләре «Ярдәм - 2024» ташламалы продукты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алалар. Искәрмә булып уен бизнесы өлкәсендә эш алып барган эшмәкәрләр, шулай ук кредит һәм иминият оешмалары тора.

«Ярдәм - 2024» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме - кредит суммасының 50%ына кадәр. Бүләкләү буенча ставка фиксацияләнгән һәм 0,5% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә займ (кредит, займ, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм 7(843)293-16-94, 7(903)061-40-18 телефоннары аша гариза бирә, үз бизнесларының гарантияле ярдәм алу шартларына туры килүен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала алалар. Шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55 нче йорт..

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фотосурәт чыганагы: freepik.com