Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондыТатарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе һәм Казан шәһәре бизнес академиясе вәкилләре белән очрашты.Эшлекле очрашу кысаларында үзара элемтәләр һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре,шулай ук Татарстан Республикасы эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе башкарма директоры Риман Фатыйхов һәм Казан шәһәре Бизнес академиясенең башкаручы директоры Андрей Калиниченко таныштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен булган ташламалы кредитлау программалары, «Даман», «СВОга ярдәм» һәм «Интеллектуаль актив» яңа гарантия продуктлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг килешүләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында оешма вәкилләре бизнес алып баруның тигез шартларын булдыру өчен республикада эшмәкәрлекне үстерү буенча тупланган практикалар алмашу кирәклеген билгеләп үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.
Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.
Шуны билгеләп үтик, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.