НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

П.А. Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә XIX Халыкара премиягә гаризалар кабул ителә

05 октябрь, 2023
П.А. Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә XIX Халыкара премиягә гаризалар кабул ителә

П.А.Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә XIX Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башлана. Премия Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте советы, тармак ассоциацияләре һәм «Үсеш локомотивлары» АНО белән партнерлыкта уздырыла.

Премия - коммуникация, хәбәрдарлык һәм мотивацияне арттыруның нәтиҗәле коралы ул. Премиянең миссиясе - импортны алыштыру, үзебезнең мәгълүмати технологияләрне һәм сәнәгать проектларын, шулай ук яңа финанс продуктларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә оператив эшли торган Россия компанияләрен актив алга этәрүгә ярдәм итү.

Премия топ-менеджерларга, предприятиеләргә, финанс оешмаларына, иминият компанияләренә, банкларга, МФОга илнең икътисады һәм финанс секторы үсешенә өлеш керткән өчен тапшырыла. П.А.Столыпин исемендәге XIX премия хезмәтләрнең сыйфаты һәм икътисадның барлык тармакларында социаль җаваплылыкны арттыру билгесе астында уза.

Номинацияләр исемлеге https://prembank.kapital-info.ru сайтында тәкъдим ителгән.

Проектның координаторы - Н.В.Зяблицева +7(916)488-31-07, pr2@tpnews.ru.

Тәкъдимнәрне 2017 елның 10 октябренә кадәр эл.почта аша җибәрергә кирәк: pr3@tpnews.ru, pr2@tpnews.ru.

П.А.Столыпин исемендәге икътисад һәм финанслар өлкәсендәге XIX Халыкара премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2023 елның 02 ноябрендә Мәскәүдә, "Националь" кунакханәсендә ("Московский" залы) узачак.