«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектының һәм аңа керә торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын акселерацияләү» федераль проектының паспорт редакциясе нигезендә тиз үсә торган югары технологияле, инновацион субъектларга («газельләргә») ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар каралган.
Югарыда күрсәтелгән проектларга ирешү кысаларында «Корпорация «МСП» акционерлык җәмгыяте инновацияләр өлкәсендә үсеш институтлары белән берлектә «Газель» инновацион компанияләренә ярдәм итү программасын һәм технологик компанияләргә ташламалы кредит бирү программасын эшләгән.
«Газель» компанияләренә ярдәм итү программасында катнашу өчен оешма түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
«Газель» ярдәм итү программасы кысаларында катнашучыларга түбәндәге ярдәм чаралары бар:
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм банкы» акционерлык җәмгыятенә 2022-2024 елларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең югары технологияле, инновацион субъектларына бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрне каплау өчен федераль бюджеттан субсидия бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2022 елның 25 мартындагы 469 номерлы карары нигезендә ташламалы ставкада» кече һәм урта эшмәкәрлекнең инновацион субъектларына ташламалы ставка буенча кредит бирү программасы эшли башлады.
«Корпорация «МСП» акционерлык җәмгыяте «МСП Банк» акционерлык җәмгыяте белән берлектә ташламалы ставка буенча кредит бирү программасы кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең инновацион субъектларына федераль бюджеттан аның бер өлешен субсидияләү хисабына 3 проценттан артмаган ставка буенча кредитлар бирү каралган.
Кредитның максатлары: инвестицияле һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыру.
Кредит срогы – 3 елга кадәр.
Кредитның күләме – 500 млн сумга кадәр.
Ташламалы ставка буенча кредитлау программасында катнашу өчен оешма түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
«Газельләр» ярдәм программасында һәм ташламалы ставка буенча кредит бирү программасында катнашу өчен https://innov.corpmsp.ru сайтында яки МСП.РФ цифрлы платформасы аша гариза бирергә мөмкин.