НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән Татарстан бизнесы 12 млрд сумнан артык займ финанслауны җәлеп итә алды

12 октябрь, 2023
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән Татарстан бизнесы 12 млрд сумнан артык займ финанслауны җәлеп итә алды

Татарстан эшмәкәрләре, Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән, 2023 ел башыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында рекордлы 12,4 млрд сум күләмендә займ финанславын җәлеп итә алдылар, 

2023 ел башыннан Татарстанның 830 эшмәкәре 2023 елның 12 октябренә 5,1 млрд сумлык гарантияле ярдәмнән файдаланган. Республиканың бизнес – берләшмәсенә 12,4 млрд сум күләмендә рекордлы займ финанслау суммасын алуда ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтте.

2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда Татарстан Республикасы Гарантия фондының бирелгән поручительлекләре саны 65,7% ка, ә бирелгән поручительлекләр суммасы 98,6% ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә займ финанслау (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

24.07.2007 елгы «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкмәкәрлекне үстерү турында» 209-ФЗ Федераль законы нигезендә түбәндәге эшмәкәрләр һәм компанияләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнар Татарстан Республикасы Гарантия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы:

  • Татарстан Республикасында теркәлгән;
  • салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмаган яисә 50 мең сумга кадәр бурычлары булганнар;
  • хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычлары булмаганнар (соңгы 3 ай өчен).

Татарстан Республикасының Гарантия фонды авыл җирендә эшчәнлек алып баручы, эшкәртә торган җитештерүдә, төзелештә, хезмәт күрсәтүдә, сәүдә (шул исәптән интернет - мәйданчыкларда) өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр өчен, индустриаль һәм сәнәгать паркларының экспортерлары һәм резидентлары өчен ташламалы гарантия продуктларын гамәлгә ашыра.

Санкция басымы шартларында эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен эшләнгән иң кирәкле продукт булып «Ярдәм – 2023» ташламалы гарантия продукты тора.

«Ярдәм – 2023» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% -ына кадәр. Бүләкләү ставкасы 0,5 процент тәшкил итә.

2023 ел башыннан әлеге продукттан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге буларак 276 эшмәкәр файдаланган, бу аларга 5,4 млрд сумлык займ финанслауны җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бирелгән поручительлекләр күләме 1,9 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук (843)293-16-94, 7(903)061-40-18 телефоннары аша гариза тапшыра, гарантияле ярдәм алу шартларына туры килүен тикшерә һәм ташламалы программалар турында мәгълүмат ала ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан инициацияләнде.