НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Гарантия фондыннан 0,5% күләмендә бүләкләү минималь ставкасы белән Татарстан эшмәкәрләре өчен ташламалы гарантия продукты

17 октябрь, 2023
ТР Гарантия фондыннан 0,5% күләмендә бүләкләү минималь ставкасы белән Татарстан эшмәкәрләре өчен ташламалы гарантия продукты

 

Санкция басымы шартларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә махсус ярдәм күрсәтү өчен «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды бүләкләү өчен түләү 0,5 % күләмендә минималь ставка белән «Ярдәм - 2023» ташламалы гарантия продуктын булдырды.

Икътисадның барлык тармакларында да диярлек эшчәнлек алып бара торган республика эшмәкәрләре, «Ярдәм - 2023» ташламалы продукты кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алалар. Уен бизнесы өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләр, шулай ук кредит һәм иминият оешмалары искәрмә булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасын төзү буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарларга займ (кредит, займ, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була ала.

«Ярдәм - 2023» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме - кредит суммасының 50%ына кадәр. Бүләкләү буенча ставка фиксацияләнгән һәм 0,5% тәшкил итә.

2023 ел башыннан бирле республиканың 276 эшкуары «Ярдәм-2023» ташламалы продукт кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәменнән файдаланды инде, бу аларга 5,4 млрд сумлык займ финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Бирелгән поручительлекләр күләме 1,9 млрд сум тәшкил итте.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук (843)293-16-94,  7(903)061-40-18 телефоннаны аша гариза бирә, гарантияле ярдәм алу шартларына туры килүен тикшерә һәм ташламалы программалар турында мәгълүмат ала ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.