НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр белән туры эфир үткәрәчәк

18 декабрь, 2023
ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр белән туры эфир үткәрәчәк

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Иртәгә, 2023 елның 19 декабрендә 13.30 сәгатьтә, ТР Икътисад министрлыгының "Вконтакте" берләшмәсендә ««Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары» темасына туры эфир узачак.

 

ТР икътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов туры эфирның спикерлары булачаклар.

 

Эшмәкәрләрнең үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлекләре булачак: https://vk.com/wall-192531945_1264