Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы түбәндәге илләрдә Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре белән онлайн-очрашулар уздыру турында хәбәр итә:
1) Кыргызстан Республикасы (2024 елның 28 мартында 11:00 сәгатьтә);
2) Таҗикстан Республикасы (2024 елның 2 апрелендә 110:00 сәгатьтә);
3) Эфиопия Федератив Демократик Республикасы (2024 елның 17 апрелендә 110:00 сәгатьтә);
4) Филиппин Республикасы (2024 ел май аеның беренче декадасында);
5) Нигерия Федератив Республикасы (вакыты һәм датасы эш тәртибендә хәбәр ителәчәк).
Киңәшмә барышында сәүдә вәкилләре бүгенге шартларда илләр арасында хезмәттәшлек буенча төп мәгълүматны ирештерәчәк.
Министрлыктан җаваплы зат - Шәймәрданова Рената Наил кызы, эл. адрес: Renata.S@tatar.ru. Телефон: +7(843)567-36-87.
Фотосурәт чыганагы: freepik.com