НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанның яшь эшмәкәрләре үз проектларын экспертларга тәкъдим итәчәк

13 октябрь, 2023
Татарстанның яшь эшмәкәрләре үз проектларын экспертларга тәкъдим итәчәк

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә «ТВОЁ ДЕЛО. Россиянең яшь эшмәкәре» Бөтенроссия конкурсы кысаларында сессия узачак.

Татарстан Республикасы яшь эшмәкәрләренең үз эшен проектлау, бизнес булдыру һәм алып бару белән бәйле актуаль темалар буенча экспертлардан мастер-класслар карау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, эшмәкәрләр «ТВОЁ ДЕЛО. Россиянең яшь эшмәкәре» Бөтенроссия конкурсы кысаларында бизнес-уенда катнаша һәм бизнес-идеяне тәкъдим итә алачак.

Чара 2023 елның 15 октябрендә 10.00 сәгатьтә «Мой бизнес» үзәгендә Петербург ур., 28, 3 кат адресы буенча узачак.

Конкурста катнашучылар үз бизнес-идеяләрен 11 номинациядә тәкъдим итә алачак:

1. «Социаль файда»;

2. «Инновацион-технологик эшмәкәрлек»;

3. «Классик эшмәкәрлек»;

4. «Халыкара бизнес»;

5. «Медиабизнес»;

6. «Җитештерү»;

7. «Агробизнес»;

8. «Креатив бизнес»;

9. «Үзмәшгуль»;

10. «Экологик эшмәкәрлек»;

11. «Хатын-кыз бизнесы».

Чарада катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшь эшмәкәрләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.