МСП Банк, МСП корпорациясенең бүлендек банкы, 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча контрактларны үтәүгә экспресс-кредитлар бирә башлады.
Кредитны банк сайтында гариза биреп, минималь документлар пакеты белән онлайн режимда залогсыз һәм комиссияләрсез рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта МСП банкында экспресс-кредит алу өчен счет ачу буенча мәҗбүри таләп юк. Яңа продукт банкның хәзерге һәм яңа клиентлары өчен дә ачык.
Кредит шартлары:
• Сумма 500 мең сумнан 10 млн сумга кадәр;
• Ставка 16,5% тан башлап;
• Срок 36 айга кадәр;
• РФ паспорты буенча;
• Залог таләп ителми;
• Комиссия һәм страховкасыз.
"Яңа экспресс-кредит эшләтеп җибәреп, без дәүләт сатып алулары кысаларында контрактлар буенча кече һәм урта бизнес эше өчен барлык финанс инструментарийларын җыйдык. Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрләр шулай ук 44-ФЗ, 223-ФЗ кысаларында аукционнарда катнашу өчен дә, контрактны үтәү өчен дә банк гарантиясе ала ала, шулай ук коммерция контрактын үтәүне тәэмин итүче гарантия һәм авансны кире кайтаруга гарантия ала ала», - дип билгеләп үтте банкның МСП Идарәсе Рәисе Иван Подберезняк.
Тулырак https://mspbank.ru/credit/express-contract/ адресы буенча.
МСП Банк «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Аның үтәлеше белән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелек итә.