НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Лаеш районының булачак эшмәкәрләре белән очрашуда бизнеска ярдәм чаралары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

31 октябрь, 2024
Лаеш районының булачак эшмәкәрләре белән очрашуда бизнеска ярдәм чаралары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар
Эшмәкәрлекне гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 30 октябрендә Лаеш муниципаль районында «Белогорье» яшьләр үзәге территориясендә үз бизнесларын ачарга ниятләгән булачак яшь эшмәкәрләр белән очрашу булды.
 
Очрашуда катнашучылар эш башлаучы эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар өчен нинди актуаль ярдәм чаралары гамәлдә булуын, үз бизнесыңны ачуга ташламалы финанслауны ничек алырга, маркетплейсларга ничек чыгарга һәм үз бизнесыңны үстерүгә заем акчаларын җәлеп итү өчен залог белән тәэмин ителмәгән очракта Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантияле ярдәмне ничек алырга икәнен белделәр.
 

 
Чара уен тренингы рәвешендә узды, аның барышында «МСП» корпорациясе» акционерлык җәмгыятенең сертификация узган тренеры Гүзәл Газетдинова катнашучылар белән бизнес–уен уздырды, алар модераторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, үз идеяләре, белемнәре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алдылар.
 
Очрашу нәтиҗәләре буенча булачак эшмәкәрләр «тере аралашу»ның әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм тәкъдим ителгән форматта уртак чаралар уздыруга теләк белдерделәр.
 

 

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм Телеграм-каналында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтик, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.