НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Резервланган сумманың нәрсә икәнлеге турында Татарстан салым түләүчеләренә 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә вебинарда сөйләячәкләр

13 март, 2023
Резервланган сумманың нәрсә икәнлеге турында Татарстан салым түләүчеләренә 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә вебинарда сөйләячәкләр

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «Нәрсә ул резервланган сумма, ничек эш итәргә» дигән темага вебинарга чакыра.

Вебинар спикерлары: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы Элина Эломцева һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Майя Осипова.

Вебинар программасы:

  1. Резервланган сумма нәрсә ул.
  2. Резервланган сумманы бердәм салым хисабына (ЕСН) ничек күчерергә һәм мөстәкыйль резервлау мөмкинме?.
  3. Сорауларга җаваплар.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

 Вебинарда катнашу өчен әлеге сылтама буенча күчү кирәк.