НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Гарантия фонды партнерлык финанславы кысаларында эшләнгән «Даман» уникаль ислам продукты турында сөйләде

01 октябрь, 2024
ТР Гарантия фонды партнерлык финанславы кысаларында эшләнгән «Даман» уникаль ислам продукты турында сөйләде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2024 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылган ислам (партнерлык) финанславы продуктлары турында фикер алышу буенча түгәрәк өстәлдә катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында Россия Федерациясенең 4 субъекты — Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Дагыстан Республикасы һәм Чечен Республикасы экспертлары һәм базар катнашучылары 2023 елның 1 сентябрендә старт алган ислам банкингын кертү буенча экспериментның арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

 

Чарада катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар, индустрия очрата торган актуаль проблемаларны билгеләделәр, шулай ук аның киләчәк үсеше перспективаларын күзалладылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин үз чыгышында хезмәттәшләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының партнерлык финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертүе турында сөйләде, шулай ук, Россия ислам университеты ярдәмендә һәм ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылган «Даман» уникаль ислам продукты буенча республика эшмәкәрләренә поручительлек бирүнең шартларын һәм өстенлекләрен әйтте.

 

«Эксперимент гамәлдә булган вакытта 2024 елның 30 сентябренә Татарстан Республикасының 16 эшмәкәре Татарстан Республикасы Гарантия фондының 22,95 млн сумлык ярдәменнән файдаланган инде, бу эшмәкәрләргә шәригать нормалары нигезендә 65,27 млн сумлык җиһазлар, автомобиль, махсус техника һәм җитештерүне үстерү өчен товар сатып алырга мөмкинлек бирде», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин.

 

«Даман» ислам продукты буенча гарантияле ярдәм алу турында тулырак мәгълүматны Татарстан эшмәкәрләре +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча ала алалар.