НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Сбербанк ПАО "Бизнес-Фест" чарасын үткәрә

16 июль, 2024
Сбербанк ПАО

2024елның 18 июлендә Казанда Сбер «Бизнес-Фест» чарасын үткәрә, ул партнерлыкны киңәйтүгә һәм бизнесны үстерү өчен яңа идеяләр алуга юнәлдерелгән.

Чара программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- топ-спикерларның чыгышлары (Павел Курьянов, «Вlаск star» лейблының генераль директоры; Рөстәм Айнетдинов, «СЕО ГК Skyeng» онлайн-мәктәбенең башкаручы директоры; Анна Ковалева, «Шторм» контент-бюросына нигез салучыларның берсе; Александра Герасимова, «Фитмост» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры; Маша Командная, SUPERBANKA брендына нигез салучы  һәм башкалар);

- эшмәкәрләр кейслары турында фикер алышу;

- тәҗрибә уртаклашу;

- интерактив зоналар;

- сыйфатлы нетворкинг;

- музыкаль программа.

Үткәрү урыны: Б.Рәмиев исемендәге ІТ Парк, Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 2.

Чара турында тулырак

Сурәт чыганагы: freepik.com