«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә оештырылган «Минем бизнес» үзәкләрендә Россиянең яңа төбәкләре өчен хәйрия юлы белән эшлекле әдәбият җыю башланды, ул РФ Икътисади үсеш министрлыгының #МойбизнесПомогает бөтенроссия инициативасы кысаларында үткәрелә.
Акциянең федераль дәрәҗәдәге координаторы булып «Минем бизнес – минем мөмкинлекләр» Илкүләм эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы тора. Логистик функцияләр йөкләнгән төп төбәк буларак Ростов өлкәсе билгеләнгән. Бизнес-тематика буенча китаплар Россиянең яңа төбәкләрендә барлыкка килә торган «Минем бизнес» үзәкләренең коворкингларына тапшырылачак.
Эшмәкәрләрне һәм Татарстан халкын 2023 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк #МойбизнесПомогает эшлекле әдәбият хәйрия җыюында катнашырга чакыралар. Болар бизнес-планлаштыру, маркетинг, сату, ораторлык осталыгы, инвестицияләр, шулай ук уңышлы эшмәкәрләрнең автобиографияләре буенча басмалар булырга мөмкин.
Татарстан эшмәкәрләреннән һәм халкыннан эшлекле әдәбият җыю түбәндәге адреслар буенча гамәлгә ашырыла:
Килеп туган баплык сораулар буенча Татарстан эшмәкәрләре һәм халкы әлеге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.
Фото чыганагы: freepik.com