НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Әлмәт муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

25 июль, 2024
Әлмәт муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

2024 елның 24 июлендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Креатив процесслар фабрикасы» территориясендә район Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды һәм Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрләр җәмгыяте белән очрашу үткәрелде.

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль чаралары, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләре продукциясен тышкы базарларга чыгаруга бәйле чаралар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва Әлмәт районы эшмәкәрләрен махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә җибәргән микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган МСП субъектлары өчен «СВОга ярдәм» гарантияле продукты һәм ислам финанславы кысаларында Россия ислам университеты белән  берлектә Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан эшләнгән «Даман» гарантияле продукты, МСП субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, эшмәкәрләргә поручительлек бирү шартлары һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында эшләүче Бердәм кредитлау үзәге эшчәнлеге белән белән таныштырды.

 

Бизнес-берләшмә белән очрашу тәмамлангач, спикерлар залдагы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлары булып партнерлык финанславы буенча экспериментта катнашучылар буларак Россия Федерациясе Үзәк банкы сайтында реестрда торган һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән оешмалар тора.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.