НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Чирмешән районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

02 ноябрь, 2023
Чирмешән районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2023 елның 31 октябренда Чирмешән муниципаль районында эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре катнашында очрашу узды.

Эшлекле очрашу барышында Чирмешән районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре һәм перспективалары, инновацион проектларны гамәлгә ашыру һәм республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг килешүләре турында Татарстан Республикасы Гарантия фондының гамәлдә булган ташламалы кредитлау программалары, поручительлек бирү шартлары турында Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва таныштырды.

 

Башка спикерлар белән беррәттән, Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде

 

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.