НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

04 октябрь, 2023
Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән үз продукциясен экспортлауга юнәлдерелгән, шулай ук үзмәшгуль гражданнарга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга планлаштыручы физик затларга ярдәм күрсәтүнең актуаль чаралары белән таныштылар. Бизнес-берләшмә белән очрашу 2023 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәбибуллова, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкилләре катнашында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узды.

 

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен булган ташламалы кредитлау программалары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары турында район эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, башка спикерлар белән беррәттән, залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.