НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Түбән Кама муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

05 февраль, 2024
Түбән Кама муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

2024 елның 31 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәгендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрлек берләшмәсе белән очрашу узды.

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуы белән бәйле актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

 

 

Район эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, заем финанслауны рәсмиләштергәндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге эшчәнлегее һәм хезмәтләре белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынуындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.