НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан эшмәкәрләре «Мой экспорт» Цифрлы платформасы ярдәмендә тышкы базарларга чыга ала

08 февраль, 2024
Татарстан эшмәкәрләре «Мой экспорт» Цифрлы платформасы ярдәмендә тышкы базарларга чыга ала

«Минем экспорт» («Мой экспорт») цифрлы платформасы бер тәрәзә режимында эшли һәм экспортчыларга дәүләт һәм бизнес хезмәтләренә онлайн керү мөмкинлеге бирә.

«Минем экспорт» цифрлы платформасы хезмәтләре потенциаль һәм башлап җибәрүче экспортчылар өчен дә, тышкы икътисад эшчәнлеген алып бару тәҗрибәсе булган экспортчылар өчен дә каралган.

Платформаның төп максаты - Россия эшмәкәрләренә тышкы базарларга чыгуны гадиләштерү. Экосистема компанияләр, дәүләт һәм тышкы икътисади эшчәнлекнең башка катнашучылары арасында туктаусыз хезмәттәшлекне тәэмин итә.

«Минем экспорт» цифрлы платформасы хезмәтләренә керү өчен ЕСИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) хсап язмасы яки УКЭП (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза) ярдәмендә теркәлергә кирәк.

«Минем экспорт» («Мой экспорт») цифрлы платформасы презентациясе биредә.