НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан эшмәкәрләре «Даман» ислам финанс продукты буенча гарантияле ярдәм алуларын дәвам итәләр

17 май, 2024
Татарстан эшмәкәрләре «Даман» ислам финанс продукты буенча гарантияле ярдәм алуларын дәвам итәләр

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында «Даман» ислам финанс продукты буенча кабат поручительлек бирде. Бу юлы Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан эшмәкәре 500 мең сум күләмендә гарантияле ярдәм алды.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә эшмәкәр җитештерү җиһазларын сатып алу өчен 2,5 млн сум күләмендә «Мурабах–2024» продукты буенча Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ярдәмен ала алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә ислам хокукы кануннарына туры килә торган һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе Улемнәр Советының поручительлек бирү турында яңа финанс продукты рөхсәт ителү турында 14.02.2024 елның 72 номерлы рәсми карары нигезендә «ДАМАН» гарантия продуктын булдырды.

«Даман» партнерлык финанслау программасы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының продукт буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме – йөкләмә суммасының 50% на кадәр.

«Даман» продукты ярдәмендә ислам хокукы кануннарын тотучы Татарстан Республикасы эшмәкәрләре шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдаланырга хокуклы.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepik.com