НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Теләче муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

01 март, 2024
Теләче муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 29 февралендә Теләче районында эшмәкәрлек берләшмәсе белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге вәкилләре катнашында очрашу узды.

 

 

Эшлекле очрашу кысаларында Теләче районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре, район һәм тулаем республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән кече хуҗалык итү формаларына ярдәм итүнең актуаль федераль һәм республика чаралары, шулай ук Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуына бәйле ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Районның бизнес-берләшмәсе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредит алу программалары, заем финанславын рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге бирелү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында эшли торган бердәм кредитлау үзәге хезмәтләре белән танышты.

 

Очрашу ахырында спикерлар залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

 

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм итү  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.