НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Аксубай муниципаль районы эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары турында сөйләделәр

11 апрель, 2024
Аксубай муниципаль районы эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2024 елның 9 апрелендә Аксубай районында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашында эшмәкәрләр белән очрашу узды.

Эшлекле очрашу кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль һәм республика ярдәм итү чаралары, ислам банкингы продуктлары, шулай ук кече хуҗалык формаларына һәм Татарстанның экспортка юнәлдерелгән эшмәкәрләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва Аксубай районы эшмәкәрләрен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен «СВОга ярдәм» һәм «Даман» яңа гарантия продуктлары, ташламалы кредитлау программалары һәм республика эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары белән таныштырды.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.