НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Балтач муниципаль районы эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары турында сөйләделәр

02 май, 2024
Балтач муниципаль районы эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары турында сөйләделәр

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 25 апрелендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә яярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрлек бергәлеге белән очрашу булды.

 

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуы белән бәйле актуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелгән хезмәткәрләре булган микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган МСП субъектлары өчен «СВОга ярдәм» продукты, Ислам финанславы кысаларында Татарстан Республикасының Гарантия фонды тарафыннан Россия ислам университеты белән берлектә эшләнгән «Даман» яңа гарантия продукты, МСП субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлек бирү шартлары белән Балтач районы эшмәкәрләрен  Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова таныштырды.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.