НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан предприятиеләре илкүләм проект буенча «СВОга ярдәм» ташламалы продукты кысаларында ТР Гарантия фонды ярдәменнән файдалана ала

04 апрель, 2024
Татарстан предприятиеләре  илкүләм проект буенча «СВОга ярдәм» ташламалы продукты кысаларында ТР Гарантия фонды ярдәменнән файдалана ала

Татарстан Республикасының Гарантия фонды «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «СВОга ярдәм» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә Татарстан Республикасы дәүләт ярдәменнән хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә (СВО) катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелгән микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары файдалана ала.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының «СВОга ярдәм» продукты буенча поручительлегенең максималь суммасы 3 млн сум, поручительлек күләме кредит суммасының 60% ка кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта бүләкләү буенча ставка фиксацияләнгән һәм поручительлек суммасының еллык 0,5 процентын тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбз, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирүнең төп шартлары булып түбәндәгеләр тора:

  • Поручительлек суммасы - 70 млн сумга кадәр;
  • Поручительлек күләме - кредит суммасының 70%-ына кадәр;
  • Комиссион бүләкләү — елына 0,5 – 1%.

«СВОга ярдәм» ташламалы гарантия продукты буенча тагын да тулырак консультацияне Татарстан эшмәкәрләре 7(843)293-16-94, 7(903)061-40-18 телефоннары буенча алырга мөмкин, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55 й.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepik.com