Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре беренче тапкыр чаңгы – биатлон комплексы территориясендә оештырылган «Россия чаңгы юлы – 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.
2023 елның 11 февралендә Казанда «Россия чаңгы юлы – 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Зур массакүләм стартны ачу тантанасы Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә узды. Чаңгы стартында чаңгы сөючеләр дә, профессиональ спортчылар да катнашты.
Ярышлар шулай ук Казан шәһәренең һәр районында 4 чаңгы старты мәйданчыгында оештырылды: Вахитов һәм Идел Буе районнары – Горки-Әмәт урман паркында; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – Гаврилов урамы буенча Казанка елгасы бассейнында; Совет районы – «Комсомол» күле акваториясендә Дәрвишләрдә; Киров һәм Мәскәү районнары – Юдино бистәсенең «Локомотив стадионында.
Спорт бәйрәме кунаклары өчен иҗат коллективлары чыгышлары, призлар уйнату һәм күңел ачу чаралары белән киң мәдәни программа әзерләнгән иде.