НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре «Милләт кроссы - 2023» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты

21 сентябрь, 2023
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре «Милләт кроссы - 2023» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре «Милләт кроссы - 2023» Бөтенроссия йөгерү көнендә - җиңел атлетика буенча иң масштаблы спорт чараларының берсендә катнаштылар. Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы оештыра торган чара Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга тарту һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү максатында оештырылды.

 

 

2023 елның 16 сентябрендә Казанда «Урам» экстрим-паркы территориясендә «Милләт кроссы - 2023» Бөтенроссия йөгерү көне узды.

Массакүләм йөгерештә барлыгы 18 меңнән артык кеше катнашты.

Россиякүләм чара программасы кысаларында Казанда гадәттәгечә берьюлы берничә старт: гаилә командалары, спорт һәм җиңел атлетика ветераннары, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт һәм башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашкан махсус йөгерүләр оештырылды.

  

3 чакрымга сузылган финал массакүләм йөгерештә теләгән барлык спорт сөючеләр катнашты. Җиңүчеләрне кубоклар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.