НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Знай наших» («Безнекеләрне бел») Россия брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

10 гыйнвар, 2024
«Знай наших» («Безнекеләрне бел») Россия брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм Росконгресс фонды Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерү максатыннан «Безнекеләрне бел» дип исемләнгән яңа Россия брендлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Катнашуга компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтәткән кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырыла.

Гаризалар 2024 елның 15 гыйнварына кадәр биш юнәлеш буенча кабул ителә

  1. «Продуктлар һәм туклану»;
  2. «Куллану товарлары»;
  3. «Креатив»;
  4. «Мәгълүмати технологияләр»;
  5. «Югары технологияләр».

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм, уку программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге һәм, шулай ук, грант ярдәме алачак.

Җиңүчеләрне сайлаганда ел әйләнеше үсеше темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюрисының фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак.

Конкурс партнерлары арасында Беренче канал, МАЕР медиа холдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар бар. Быел оештыручылар шулай ук брендларга иң яхшы ярдәм итүче төбәкләрне билгеләп үтәчәк.

Конкурс шартлары белән идея.росконгресс.рф сайтында танышырга мөмкин.