Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә экспортка юнәлтелгән бизнеска ярдәм итү инструментларын тәкъдим итә. Чара берьюлы ике илкүләм проект - «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» проектлары кысаларында узачак.
Чара кысаларында РЭЦ экспертлары түбәндәгеләрне тәкъдим итәчәк:
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тора. Чара 13 сентябрьдә, Бутлеров урамы, 4нче йорт адресы буенча узачак. Старт 10:00 сәгатьтә
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яисә башларга планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында алырга мөмкин.
Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары белән Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе номеры буенча танышырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.
Сурәт чыганагы: freepik.com