НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы – кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау буенча лидерларның берсе

19 август, 2024
Татарстан Республикасы – кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау буенча лидерларның берсе

Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен 20дән артык федераль һәм региональ ярдәм чарасы гамәлдә. 16.08.2024 көненә бизнесменнар ташламалы шартларда 585 микрозайм алган. Эшмәкәрләр өчен «Минем бизнес» үзәкләре эшли, анда ярдәм чаралары буенча консультация алырга, өйрәтергә һәм проектларны алып барырга мөмкин.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен нинди ташламалар гамәлдә булуын һәм безнең төбәктә эшмәкәрлекнең ничек үсүен белегез. «Татарстан - казанышлар республикасы» сайтына күчегез һәм үзегез өчен республика уңышларын ачыгыз!

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенең ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(843)524-90-90 номеры буенча һәм сайтта белергә мөмкин: fpprt.ru

Фотосурәт чыганагы: freepik.com