НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ТР Гарантия фондының ярдәм чаралары белән Чирмешән муниципаль районы эшмәкәрләре танышты

09 апрель, 2024
ТР Гарантия фондының ярдәм чаралары белән Чирмешән муниципаль районы эшмәкәрләре танышты

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 05 апрелендә Чирмешән муниципаль районында Эшмәкәрләр берләшмәсе белән Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы МРИ, Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Нурлат филиалы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге вәкилләре катнашында очрашу узды.

Эшлекле очрашу кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль һәм республика ярдәм чаралары, товарларны маркировкалауның актуаль мәсьәләләре, салым законнарындагы үзгәрешләр, шулай ук Татарстанның экспортка юнәлдерелгән эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелгән микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган МСП субъектлары өчен «СВОга ярдәм» яңа гарантия продукты, Ислам финанславы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды белән берлектә Россия ислам университеты тарафыннан эшләнгән «Даман» яңа гарантия продукты, МСП субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, Татарстан Республикасы Гарантия фондының эшмәкәрләргә кредитлар буенча поручительлек бирү шартлары, Чирмешән районы бизнес–берләшмәсе банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре белән Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва таныштырды.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.