НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар

06 май, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар

2024 елның 04 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә Боровое Матюшино поселогы янында яшь чыршы һәм карагай үсентеләре утырттылар.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 1,5 млн. үсенте утыртылды.

Акцияне «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә «Хәтер бакчасы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Җиңү полководецларын искә алу фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» оештыруын билгеләп үтик.